Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр көне уңаеннан

    Күп коллективларда Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелде. Мәсәлән, милли мәдәният клубы "Яшьлегем кайтавазы" дигән концерт оештырды. Аның программасына узган елларда популяр композиторларның җырлары кертелгән иде. Илсөяр Сираҗетдинова, Зифа Хәйретдинова, Илзидә Әхмәтова, Рамилә Исхакова, Ризван Гыйниятуллинның чыгышын тамашчылар алкышларга күмделәр. Казанның "Сәйдәш" төркеме биючеләре Алия Касыймова белән Илгиз Бәдретдинов татар, башкорт,...

    Күп коллективларда Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелде.
    Мәсәлән, милли мәдәният клубы "Яшьлегем кайтавазы" дигән концерт оештырды. Аның программасына узган елларда популяр композиторларның җырлары кертелгән иде. Илсөяр Сираҗетдинова, Зифа Хәйретдинова, Илзидә Әхмәтова, Рамилә Исхакова, Ризван Гыйниятуллинның чыгышын тамашчылар алкышларга күмделәр. Казанның "Сәйдәш" төркеме биючеләре Алия Касыймова белән Илгиз Бәдретдинов татар, башкорт, чечен биюләрен башкарып, тамашачы күңелен яуладылар.
    Иске Рәҗәп урта мәктәбендә педагогия хезмәте ветераннары белән очрашу булды. Монда кунакларны җылы каршыладылар һәм бәйрәм табыны янына чакырдылар, аларны тәмле бәлеш, мәктәп умарталыгыннан алынган хуш исле бал һәм башка тәм-томнар белән сыйладылар, ә үзешчән артистлар алар өчен берничә җыр башкарды.
    Кузнечиха Мәдәният йортының үзешчән артистлары авылдашлары хөрмәтенә концерт куйдылар. Ә Куралово Мәдәният йортында оештырылган ял кичәсенә Екатериновка халкын да чакырдылар. Кичә җылы һәм дустанә атмосферада үтте һәм аның тамашачылар күңелендә якты хатирәләр калдыруында Мәдәният йорты хезмәткәрләре Николай Мамонов белән Виктор Савинов, шулай ук Марина Федотова, Наталья Трифонова һәм башкаларның тырышлыгы зур булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: