Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Лизинг-грант” программасы

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының "Лизинг-грант" программасы буенча уздырыла торган конкурска документлар әле дә кабул ителә.

Шунысын искәртик, әлеге программа буенча акчаның 30 проценты авыл эшмәкәрләренә һәм гаилә хуҗалыкларын үстерүгә бирелә. Үзебезнең һәм чит илләрдә җитештерелгән техника лизингка килешү буенча түләүләрне субсидияләү шарты белән 1 елдан 5 елга кадәр бирелә. Субсидия эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче субъектларга бирелә. Конкурска гариза тапшырганда теркәлү вакыты бер елдан кимрәк булганда, - килешү суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан артып китми; теркәлү вакыты бер елдан артык очракта - килешү суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллин сумнан артып китми.

Программада эшләүчеләре саны 250дән артып китмәгән урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыклары, шихси эшмәкәрләр, хуҗалыклар катнаша ала.

Реклама

Конкурска сайлап алу тәртибе турында икътисад министрлыгының "Развитие и поддержка малого и среднего предпринимательства", "Программы поддержки предпринимательства", "Программа лизинг-грант" бүлекләрендәге рәсми сайтта бәян ителгән. Белешмәләр алу өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаментының финанс-хокук консультациясе бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел. 8(843) 524-90-90. Адрес: 420021, г.Казань, ул. Московская, 55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лизинггрант программа

2
X