Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Льготалы бәяләр буенча

    Дәүләт ярдәменең беренче траншы кысаларында, районга язгы кыр эшләре кампаниясен үткәрү өчен арзанрак бәядән 650 тонна дизель ягулыгы кайтты. Льготалы бәяләр буенча барлыгы 1800 тонна ягулык кайтару күздә тотылган. Аның бер килограммы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 22,5 сумга төшәчәк (литры 19 сум чамасы), бу базар бәясеннән сизелерлек ким. Дизель ягулыгы һәр...

    Дәүләт ярдәменең беренче траншы кысаларында, районга язгы кыр эшләре кампаниясен үткәрү өчен арзанрак бәядән 650 тонна дизель ягулыгы кайтты.
    Льготалы бәяләр буенча барлыгы 1800 тонна ягулык кайтару күздә тотылган. Аның бер килограммы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 22,5 сумга төшәчәк (литры 19 сум чамасы), бу базар бәясеннән сизелерлек ким. Дизель ягулыгы һәр гектар чәчүлек мәйданына 25 килограмм исәбеннән бирелә.
    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләре башланыр алдыннан минераль ашламаларны да активрак ала башладылар, аларга киткән чыгымнарның бер өлешен дәүләт каплаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: ягулык
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: