Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әле соң түгел…

Ким урта мәктәбе базасында математика укытучыларының район семинары булды. Педагоглар укучыларны бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү өчен тиешле шартлар тудыру белән бәйле булган әһәмиятле мәсьәләне тикшерделәр. Ачык дәрес барышында тугызынчы класс укучылары укытучы Евгения Мамонова белән БДИ биремнәренең берсен чишеп күрсәттеләр. Укучылар мәгълүмат-коммуникатив технологияләрдән дә оста файдаландылар....

Ким урта мәктәбе базасында математика укытучыларының район семинары булды.
Педагоглар укучыларны бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү өчен тиешле шартлар тудыру белән бәйле булган әһәмиятле мәсьәләне тикшерделәр. Ачык дәрес барышында тугызынчы класс укучылары укытучы Евгения Мамонова белән БДИ биремнәренең берсен чишеп күрсәттеләр. Укучылар мәгълүмат-коммуникатив технологияләрдән дә оста файдаландылар. Евгения Александровна тугызынчы класслар белән класстан тыш чараны математик көрәш рәвешендә үткәрде. Укучылар йомгаклау аттестациясе биремнәрен җиренә җиткереп үтәргә тырыштылар.
Математика укытучылары шулай ук имтиханнарга әзерлек методикасы буенча соңгы эшләр һәм БДИ ны сынау итеп тапшыруның нәтиҗәләре турында файдалы мәгълүмат алдылар. Болардан чыгып төркем төзелде. Имтиханнарны начар тапшыручылар төркеменә керүчеләр белән эшне көчәйтергә кирәк. Шул очракта гына йөзгә кызыллык килмәячәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X