Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көзге культуралар чәчүгә керештеләр

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 27806 гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 72 процентын тәшкил итә. Басулардан 58300 тоннага якын бөртек кайтарылган. Соңгы араларда 14640 тонна арпа суктырылган. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге культураның һәр гектарыннан 21,4 центнер уңыш чыга. Хуҗалыкларда үстерелгән...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 27806 гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 72 процентын тәшкил итә.
Басулардан 58300 тоннага якын бөртек кайтарылган. Соңгы араларда 14640 тонна арпа суктырылган. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге культураның һәр гектарыннан 21,4 центнер уңыш чыга. Хуҗалыкларда үстерелгән арпа 6840 гектардан, яки барлык мәйданның 93 процентыннан җыеп алынган. Александр Планин, Надежда Васильева, Андрей Синицин, Сергей Подемиров крестьян (фермер) хуҗалыклары басуларында уңыш әйбәт чыга. Сабан бодае 870 гектардан җыеп алынган, гектардан уртача 16,8 центнер бөртек чыга. 1460 тонна бодай суктырылган.
"Востокзернопродукт "Болгар" һәм "Болгар Арыш" хуҗалыкларында көзге культуралар чәчүгә керештеләр. Бу эшне әлегә 450 гектарда башкарганнар. Юрий Семушкин, Александр Планин, Айсылу Мөхәммәтова, Вагыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыкларында җир сөрүне әйбәт темплар белән дәвам итәләр. Басулар барлыгы 5200 гектарда эшкәртелгән.
Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгында суданка һәм катнаш азыкларны урып силоска сала башладылар. Район буенча мондый культуралар 1500 гектар тәшкил итә. Силоска салу өчен әле тагын 932 гектардан кукурузны җыеп алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев