Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кышны озату бәйрәме

Үткән якшәмбе көнне районның кайбер авылларында кышны озатуга багышлап, бәйрәм чаралары үткәрелде. Шәһәр халкы күптән килгән күркәм гадәт буенча, шәһәрнең үзәк мәйданына җыелды. Күңел ачып, кышны озатырга килгән кунакларны традицион коймаклар белән сыйладылар, күңелле конкурслар үткәрелде. Ә Кузнечихада җирле язучы Алёна Амелина укучылар арасында коймак пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Бу...

Үткән якшәмбе көнне районның кайбер авылларында кышны озатуга багышлап, бәйрәм чаралары үткәрелде.
Шәһәр халкы күптән килгән күркәм гадәт буенча, шәһәрнең үзәк мәйданына җыелды. Күңел ачып, кышны озатырга килгән кунакларны традицион коймаклар белән сыйладылар, күңелле конкурслар үткәрелде.
Ә Кузнечихада җирле язучы Алёна Амелина укучылар арасында коймак пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Бу үзенчәлекле конкурста тугызынчы класс укучысы Пётр Каштанов җиңүче дип табылды. Ә якшәмбе көнне авыл халкы Мәдәният йорты янына бәйрәмгә җыелды. Алар да бәйрәм уңаеннан коймаклар белән сыйландылар.
Красная Слободада мәдәният йорты янында бәйрәм кунаклары янына ярдәмчеләре белән бергә Яз үзе килде. Теләге булган кеше коймак белән чәй эчә алды, балаларны атта йөрттеләр. Кичен исә Мәдәният йортында ветераннарны чәй эчәргә җыйдылар. Монда да бик күңелле булды.
Бәйрәм крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре Александр Мамонов белән Владимир Марянин, җирле эшмәкәр Ольга Илларионова ярдәме белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм