Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кунакта – яшь талантлар

Шәһәрдәге сәнгать мәктәбенең концерт залында III нче "Россиянең яшь талантлары борынгы Болгар җирендә" фестивале булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү шәһәренең "Мастер-класс" иҗат мәктәбенең бу иҗади проекты Россиядәге яшь талантларга ярдәм итүне күздә тотып тормышка ашырыла. Игелекле һәм кирәкле эштә "Зенит" банкы группасы да тиешле ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, сәнгать...

Шәһәрдәге сәнгать мәктәбенең концерт залында III нче "Россиянең яшь талантлары борынгы Болгар җирендә" фестивале булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү шәһәренең "Мастер-класс" иҗат мәктәбенең бу иҗади проекты Россиядәге яшь талантларга ярдәм итүне күздә тотып тормышка ашырыла. Игелекле һәм кирәкле эштә "Зенит" банкы группасы да тиешле ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, сәнгать мәктәбенә педагогик һәм нота әдәбияты бүләк иткән. Иҗат мәктәбенең генераль директоры Александр Петросян яшь рәссамнарның "Восход" 1Х нчы регионара конкурсында катнашкан Елена Горбунова белән Екатерина Сиговага дипломнар тапшырды. Конкурсның дипломанты булган Ольга Поляковага акчалата бүләк бирелде.
Залдагы тамашачылар алдында Мәскәүдәге музыка уку йортлары укытучылары чыгыш ясады. Денис Чефанов, Михаил Бурлаков һәм Евгения Румянцева (фортепиано, баян һәм виолончель) классик әсәрләр башкардылар. Алар масстер-класслар да уздырды.
Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев