Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кунакта – музей-тыюлык хезмәткәрләре

    Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Кузнечиха укучыларында кунакта булып, татар халкының "Нардуган" милли бәйрәме белән таныштырдылар. Музей-агарту бүлеге мөдире Ринат Ваһапов һәм методист Люция Абдрахманова балаларга бу бәйрәмне уен формасында күрсәтеп, киемнәрне алыштырырга тәкъдим иттеләр, бәйрәмнең символы булган учак өчен утынны дөрес өяргә өйрәттеләр. Укучылар ата-бабалары гореф-гадәтләрен искә төшереп, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм...

    Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Кузнечиха укучыларында кунакта булып, татар халкының "Нардуган" милли бәйрәме белән таныштырдылар.
    Музей-агарту бүлеге мөдире Ринат Ваһапов һәм методист Люция Абдрахманова балаларга бу бәйрәмне уен формасында күрсәтеп, киемнәрне алыштырырга тәкъдим иттеләр, бәйрәмнең символы булган учак өчен утынны дөрес өяргә өйрәттеләр. Укучылар ата-бабалары гореф-гадәтләрен искә төшереп, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм учак аша сикерделәр.
    Бәйрәм чарасы бик мавыктыргыч үтте, балалар үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алдылар. Шулай ук аларга татлы призлар һәм музей-тыюлык календарьләре бүләк иттеләр. Чара "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" акциясе кысаларында оештырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: