Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күргәзмәгә старт бирелде

Яңа ел алды бәйрәм көннәрендә үзәк китапханәнең уку залында 2015 елның әдәбият юбилейлары күргәзмә-марафонына старт бирелде. Бу ел Россиядә, билгеле булганча, Әдәбият елы дип игълан ителде. Әлеге күргәзмәнең максаты - укучыларның интеллектуаль потенциалын ачу, аларның иҗат мөмкинлекләрен барлау, өлкән класс укучыларын алда торган имтиханнарга әзерләү. Марафон барышында берничә этап аша...

Яңа ел алды бәйрәм көннәрендә үзәк китапханәнең уку залында 2015 елның әдәбият юбилейлары күргәзмә-марафонына старт бирелде. Бу ел Россиядә, билгеле булганча, Әдәбият елы дип игълан ителде.
Әлеге күргәзмәнең максаты - укучыларның интеллектуаль потенциалын ачу, аларның иҗат мөмкинлекләрен барлау, өлкән класс укучыларын алда торган имтиханнарга әзерләү.
Марафон барышында берничә этап аша үтәргә һәм махсус биремнәрне чишәргә туры килде. Һәр этап үзенә күрә бер мөстәкыйль тематик вакыйгалардан тора. Әйтик, "Уйлардан сүзләр тезәм" этабы Сергей Есенин, Михаил Шолохов, Борис Пастернак, Александр Грибоедов кебек юбилейларын билгеләп үтүче язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗатына багышланган.
"Сине сугыш үзе язарга өйрәтте" дигән икенче этапның сорау-биремнәре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк бу елда аеруча актуаль һәм ул сугыш елларында иҗат иткән Ольга Бергольц, Константин Симонов, Маргарита Алигер кебек шагыйрьләрнең иҗатын ачып бирергә ярдәм итә. "Барысы да алда әле" дигән лирик характердагы өченче этап Вероника Тушнова, Александр Грин иҗатына багышланган. Бу бүлектә шулай ук Альбер Лихановның 80 еллыгына багышланган язмалар белән танышырга мөмкин.
Күргәзмәне оештыручылар китап укучылар игътибарына шактый мәгълүмат җиткерә. Теләге булганнар югарыда телгә алынган авторларның әсәрләрен МРЗ форматында да тыңлый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев