Коррупция турында – видеоролик
Тармак технологияләре техникумы студенты Егор Буторов “Иҗат коррупциягә каршы” республика конкурсында тамашачылар симпатиясе призына лаек булды.
Конкурсны республиканың Яшьләр эше министрлыгы коррупциягә каршы көрәштә иң актив мәктәп укучыларын һәм студентларны ачыклау максатын күздә тотып оештырды.
Студент коррупциягә карата тискәре карашны чагылдырган видеоролик төшергән. Аның сценарие кызык, техник яктан оста итеп әзерләнгән. Интернет аша тавыш биргәндә, аның видеоролигы күп балл җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев