Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конкурсларда катнашалар

Балалар иҗат йортына йөрүчеләр педагоглар җитәкчелегендә төрле конкурсларда катнашып, шактый югары уңышларга ирештеләр. Мәсәлән, 2нче мәктәп укучысы Константин Битунов балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән "Мәгълүмат технологияләре остасы" компьютер иҗатының региональ конкурсында лауреат булды. Ул "Презентация" номинациясендә билгеләп үтелгән. Ә өстәмә белем бирү педагогы Ирина Хомутовага мәгълүмати җәмгыять үсешенә керткән өлеше...

Балалар иҗат йортына йөрүчеләр педагоглар җитәкчелегендә төрле конкурсларда катнашып, шактый югары уңышларга ирештеләр.
Мәсәлән, 2нче мәктәп укучысы Константин Битунов балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән "Мәгълүмат технологияләре остасы" компьютер иҗатының региональ конкурсында лауреат булды. Ул "Презентация" номинациясендә билгеләп үтелгән. Ә өстәмә белем бирү педагогы Ирина Хомутовага мәгълүмати җәмгыять үсешенә керткән өлеше һәм яшьләр белән нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт хаты тапшырылган.
Дарья Симанова һәм аның остазы Юлия Хомутова "Балалар үзләренең рус дөньясын ясыйлар: рус сүзләре дөньясы" дигән IV Бөтендөнья рәсемнәр конкурсының финалына чыкканнар. Алар жюри игътибарына "Аю хезмәте" рус фразеологизмын сурәтләгән рәсем тәкъдим иткәннәр.
Шул ук конкурста Балалар иҗат йортының тагын бер укучысы Алексей Павлов та катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс