Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көннәр аяз торганда

Район хуҗалыклары соң культураларны җыеп бетерү, азык запасларын тулыландыру һәм язга туфрак эшкәртеп калдыру өчен тырышалар. "Болгар" Востокзернопродукт" оешмасында, Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгында, быел рапс үстергән "Агрохим" берләшмәсендә урып-җыюны төгәлләделәр. Барлыгы районда бу культура 3000 гектарга якын мәйданны алып торды, тулай җыем 2300 тоннадан артып китте (уртача уңыш гектардан 7,8 центнер)....

Район хуҗалыклары соң культураларны җыеп бетерү, азык запасларын тулыландыру һәм язга туфрак эшкәртеп калдыру өчен тырышалар.
"Болгар" Востокзернопродукт" оешмасында, Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгында, быел рапс үстергән "Агрохим" берләшмәсендә урып-җыюны төгәлләделәр. Барлыгы районда бу культура 3000 гектарга якын мәйданны алып торды, тулай җыем 2300 тоннадан артып китте (уртача уңыш гектардан 7,8 центнер).
"ВЗП Болгар" оешмасында май ясау өчен көнбагыш орлыгы җыярга керештеләр.
Силос салу да кызу темплар белән бара. Кукуруз 800 гектардан җыеп алынган, барлыгы бу культура 1200 гектар мәйданны били. Барлыгы 10300 тоннадан артык яхшы сыйфатлы силос салынган. "Болгар Арыш", Андрей Синицин, Сергей Юрков һәм башка хуҗалыкларда азык запаслары тулылана. "Болгар арыш" хуҗалыгында сенаж өчен күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр җыеп алуга керештеләр.
Туфрак эшкәртү эше дә дәвам итә. Бүгенге көнгә 50900 гектар җир эшкәртелгән. Бу планлаштырган мәйданның 80 процентка якыны. Күпчелек хуҗалыкларда бу эшне төгәлләгәннәр, кайберләрендә эшләр шушы көннәрдә бетәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев