Авыл мәдәният йорты һәм клуб хезмәткәрләренең чираттагы семинарында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ялларын оештыру мәсьәләләре каралды.
Бу мәсьәлә белән 2нче мәктәпнең укытучы-логопеды Галина Макарова, Балалар иҗат йорты каршындагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Маячок" берләшмәсе җитәкчесе Юлия Симанова, балигъ булмаганнар эше инспекциясе инспекторы Елена Афонина чыгыш ясады.
Семинарда "Һәр авылга - үрнәк мәдәният йорты" район конкурсына йомгак ясалды. Беренче урын - Кузнечиха авыл мәдәният йортына (директоры Валентина Родионова), икенче - Көек клубына (мөдире Лилия Вафина), өченче урын Красная Слобода мәдәният йортына (Татьяна Панчугина) бирелде. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.