Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китапханәчеләр – экологик тәрбия турында

Китапханәчеләрнең чираттагы район семинарында үсеп килүче буында экология культурасын формалаштыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды. Соңгы елларда табигатьне саклауга аеруча зур игътибар бирелә башлады. Бу эшне балалар бакчасында ук алып баралар. Табигатьне, бөтен тереклек дөньясын кадерләп саклау нәниләр күңеленә яшьтән үк кереп калырга тиеш. Алар кечкенәдән кешелекнең яшәеше табигатебезнең, сулыкларның, урманнарның...

Китапханәчеләрнең чираттагы район семинарында үсеп килүче буында экология культурасын формалаштыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды.
Соңгы елларда табигатьне саклауга аеруча зур игътибар бирелә башлады. Бу эшне балалар бакчасында ук алып баралар. Табигатьне, бөтен тереклек дөньясын кадерләп саклау нәниләр күңеленә яшьтән үк кереп калырга тиеш. Алар кечкенәдән кешелекнең яшәеше табигатебезнең, сулыкларның, урманнарның чисталыгына бәйле булуын аңлап үссеннәр. Табигатькә килгән зыянны берни белән дә кире кайтарып булмый.
Семинар балалар китапханәсе базасында үтте. Любовь Погодина семинарда катнашучыларны китапханәнең төрле юнәлештә башкарган эшләре белән таныштырып үтте, балаларга экологик тәрбия бирү мәсьәләсендә социаль партнерлыкның зур роль уйнавын ассызыклады. Семинарга Болгар урманчылыгының элеккеге хезмәткәре Светлана Демина, "Спас" дәүләт табигый заказнигы белгече Любовь Мурзак чакырылды. Алар район урманнары, тыюлыклар турында сөйләделәр. Семинар программасына шулай ук телдән журнал, театрлаштырган тамаша, "Туган ил" туган якны өйрәнү клубының эше белән танышу, проектны презентацияләү, әдәбиятка күзәтү ясау һәм башка чаралар кертелде.
Чараны оештырып үткәрүдә "Китап театры" клубы әгъзалары Ксения Хренова, Михаил Репьев, Анастасия Терехова, Данис Зиннәтуллин, Әмир Җангиров зур ярдәм күрсәттеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X