Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Киләчәк – безнең кулда»

"Регина" кунакханә комплексында районның яшь гражданнары VI форумы үткәрелде. Чараны Балалар иҗат йорты оештырды. Алар яшьләрнең җәмәгать активлыгын арттыру, проблемаларын хәл итүгә игътибарны җәлеп итү һәм яшь буынның мөмкинлекләрен тулырак файдалану перспективасын билгеләү максатын күздә тоталар. Форумда "Сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм туризм", "Экология һәм сәламәтлек саклау", "Карьера, эшкә урнаштыру...

"Регина" кунакханә комплексында районның яшь гражданнары VI форумы үткәрелде.
Чараны Балалар иҗат йорты оештырды. Алар яшьләрнең җәмәгать активлыгын арттыру, проблемаларын хәл итүгә игътибарны җәлеп итү һәм яшь буынның мөмкинлекләрен тулырак файдалану перспективасын билгеләү максатын күздә тоталар.
Форумда "Сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм туризм", "Экология һәм сәламәтлек саклау", "Карьера, эшкә урнаштыру һәм мәгариф", "Массакүләм чаралары, IT-технологияләр", "Социаль яклау", "Мөстәкыйль балалар" ("SаMоSтоятельные дети") комитетлары эшләде.
Форумда катнашучылар алдында район балалар думасы спикеры Регина Буторова думаның еллык эше турында чыгыш ясады. Яңа спикер булып сайлануга үз программаларын тәкъдим иткән Ангелина Сәетова, Андрей Смоленцев, Милена Кологреева, Татьяна Чернова дәгъва итте. Күпчелек тавыш белән спикер булып Ангелина Сәетова сайланды.
Чара барышында шулай ук төрле темага мастер-класслар үткәрелде. Форум эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, яшьләр белән эшләү буенча республика оешмалары һәм берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум