Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәт кенәгәсе электрон булачак

Киләсе 2020 елдан барлык эшләүче россиялеләргә яхшы таныш булган документ – хезмәт кенәгәсенең яңа электрон форматын кертү күздә тотыла.

Санлы хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә үзләренең эшчәнлеге турында мәгълүматны һәрвакыт кул астында тотарга мөмкинлек бирәчәк, ә эш бирүчеләр өчен кадр учетының яңа мөмкинлекләре ачыла. Яңа хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле була һәм кенәгәнең кәгазь форматын кирәк кадәр сакларга мөмкинлек бирә. 
Яңа документ кәгазьдә түгел, ә тулысынча санлы форматта була. Электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматлары белән Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфон өчен махсус кушымталар ярдәмендә танышырга мөмкин булачак.
Кирәге чыккан очракта, электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматлар кәгазь өземтә рәвешендә дә бирелә ала. Бу өземтәне соңгы эш урыны буенча эш бирүче (бүгенге яки элеккеге), шулай ук РФ Пенсия фонды идарәсе яки дәүләт хезмәтләренең күпфункцияле үзәге бирергә мөмкин. Бу хезмәт кешенең яшәү якисә эшләү урынына бәйләнешсез рәвештә күрсәтелә.
Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре шактый: кешеләргә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны бик тиз һәм җайлы алу мөмкинлеге, ялгыш, төгәл булмаган яки хаталы мәгълүматларны киметү, читтән торып эшкә урнашу өчен өстәмә мөмкинлекләр, эш бирүчеләрнең кәгазь кенәгәләрне сатып алу, алып бару һәм саклауга киткән чыгымнарын киметү, раслаучы өстәмә документларсыз гына шәхси счет мәгълүматлары буенча пенсияне рәсмиләштерү, хезмәт кенәгәсе мәгълүматларыннан дәүләт хезмәтләрен алу өчен файдалану, мәгълүматларны аналитик эшкәртү мөмкинлеге һәм булган мәгълүматларның куркынычсызлыгы һәм саклау дәрәҗәсе артуы.
Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү бары тик хезмәткәр ризалыгы белән генә башкарыла. Бердәнбер чыгарма – 2021 елдан соң беренче тапкыр эшкә урнашучы гражданнар. Алар өчен эшләү чоры турында барлык язмалар кәгазь хезмәт кенәгәсен тутырмыйча гына, башта ук электрон рәвештә алып барыла.
Башка гражданнар исә 2020 ел дәвамында эш бирүчегә кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калу турында ирекле рәвештә гариза яза ала. Бу очракта эш бирүче электрон кенәгә белән беррәттән, хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны кәгазьдәге хезмәт кенәгәсенә дә кертеп барачак.
2020 ел ахырына кадәр эш бирүчегә кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау турында гариза бирмәгән хезмәткәрләргә кенәгә кулына биреләчәк. 2021 елдан башлап, аларның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар бары тик санлы форматта алып барылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев