Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халыкны саклау – игътибар үзәгендә

Узган атнада районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Көч структуралары вәкилләре, җаваплы хезмәткәрләр катнашкан утырышның көн кадагына мәгариф учреждениеләрен һәм халык күп җыела торган объектларны террорчылыктан саклау мәсьәләсе куелды. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Спас районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Антон Борюшкин мәгариф учреждениеләрен террорчылыктан саклау дәрәҗәсен тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. Соңгы вакытта террорчылыкка каршы тору максатында учреждениеләрдә өстәмә видеокүзәтү җайланмалары куелуы, тимер детекторлары сатып алынуы, бинага пропусклар белән үтеп керү системасы камилләштерелүе билгеләп үтелде. Бу юнәлештә эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин мәгариф учреждениеләрендә алып барылган профилактика эше, аның кысаларында уздырылган төрле чаралар (класс сәгатьләре, очрашулар, тематик дәресләр) турында сөйләде.
Утырышта шулай ук тармак технологияләре техникумы директоры Сергей Рыжев, район үзәк хастаханәсе баш табибы вазифасын башкаручы Наил Исхаков, район мәдәният бүлеге мөдире Фәрхәт Низамов чыгыш ясады. Район прокуроры Глеб Тимофеев шәһәр һәм район объектларын саклау тармагында законнарның үтәлеше буенча үз аңлатмаларын бирде.
Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Валерий Евстигнеев, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм башкалар утырышта катнашучыларны “Экстремизмга – юк!” айлыгы нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
Утырыш барышында шулай ук мәдәният, сәүдә объектларын паспортлаштыру, кабул ителгән карарларны үтәү һәм контрольдә тоту, протокол һәм башка норматив-хокукый актларны рәсмиләштерү турында да сүз барды.
Ахырда комиссия рәисе, район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов утырышка йомгак ясап, халыкны террорчылыктан саклау чараларын киләчәктә тагын да камилләштерү бурычын куйды.

Реклама

Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X