Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • КФХ җитәкчесенә – диплом

    Аграмактан крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгат Шабанов узган ел нәтиҗәләре буенча "Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча иң яхшы иминиятләштерүче" Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип табылды. Ул "Кеше яллап эшләтүче шәхси эшмәкәрләр" номинациясендә билгеләп үтелде һәм РФ Пенсия фонды дипломы белән бүләкләнде. Конкурста катнашу өчен аның кандидатурасын юкка гына сайлап алмаганнар. Тәлгат Әнвәр...

    Аграмактан крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгат Шабанов узган ел нәтиҗәләре буенча "Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча иң яхшы иминиятләштерүче" Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип табылды.
    Ул "Кеше яллап эшләтүче шәхси эшмәкәрләр" номинациясендә билгеләп үтелде һәм РФ Пенсия фонды дипломы белән бүләкләнде.
    Конкурста катнашу өчен аның кандидатурасын юкка гына сайлап алмаганнар. Тәлгат Әнвәр улы иминиятләштерү взносларын вакытында һәм тулы күләмдә түләп бара, тиешле отчетларны сыйфатлы тапшыра. Моннан тыш, өстәмә иминиятләштерү взносларын да ел саен тулы күләмдә түли. Боларның барысы да аның конкурста җиңүенә китерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: