Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанны күреп кайттылар

Балалар иҗат йортына йөрүче бер төркем укучылар өчен республикабыз башкаласы Казанга экскурсия оештырылды. Шунысын әйтергә кирәк, иҗат йорты коллективы Татарстан Республикасының "НАЗ" төбәкара хәйрия фонды белән берничә ел нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Менә бу юлы да фонд махсус чакыру җибәргән. Балалар ике сәгать буе теплоходка утырып Идел елгасы киңлекләрен күреп кайттылар,...

Балалар иҗат йортына йөрүче бер төркем укучылар өчен республикабыз башкаласы Казанга экскурсия оештырылды.
Шунысын әйтергә кирәк, иҗат йорты коллективы Татарстан Республикасының "НАЗ" төбәкара хәйрия фонды белән берничә ел нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
Менә бу юлы да фонд махсус чакыру җибәргән. Балалар ике сәгать буе теплоходка утырып Идел елгасы киңлекләрен күреп кайттылар, аннан соң Казан зоопаркында булдылар.
Соңыннан сәяхәттә катнашучыларның барысына да истәлеккә китаплар тапшырылды.
* * *
Антоновка мәктәбе укучыларын Айрат Хәйруллинның хәйрия фонды Казанга кунакка чакырды.
Алар "Әкият" Татар курчак театрында булдылар. Театрда кызлар һәм малайлар өчен күңелле программа әзерләгәннәр: алар конкурсларда, уеннарда катнаштылар, фоторәсемгә төштеләр, "Гуси-лебеди" спектаклен карадылар. Һәр укучыга әле тагын татлы күчтәнәчләр дә тапшырдылар.
Балалар, аларның әти-әниләре һәм мәктәп администрациясе хәйрия фонды җитәкчесенә рәхмәт әйттеләр.
Фото: https://autotravel.ru/town.php/30

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев