Казаннан медаль алып кайттылар
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре чаңгы-роллер буенча Казанның ачык беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Район спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗәне икенче урта мәктәпне тәмамлап, хәзер Идел буе физкультура һәм спорт академиясе студенты Игорь Бондарев күрсәтте. Егетләр арасында өлкән төркемдә ул 11 километрлы дистанцияне көндәшләреннән тизрәк узып, беренче урынга лаек...
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре чаңгы-роллер буенча Казанның ачык беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Район спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗәне икенче урта мәктәпне тәмамлап, хәзер Идел буе физкультура һәм спорт академиясе студенты Игорь Бондарев күрсәтте. Егетләр арасында өлкән төркемдә ул 11 километрлы дистанцияне көндәшләреннән тизрәк узып, беренче урынга лаек булды. Аңа диплом һәм спорт экипировкасы сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Тагын бер спортчыбыз - Россия спорт мастеры Виктор Ермилин ирләр арасында узышта җиңүчедән аз гына калышып, икенче урынга чыкты. Спорт мастерлыгына кандидатлар Артем Главнов һәм Денис Горюнов шул ук узышта дүртенче һәм бишенче урыннарны алдылар. Артем белән Денис быел Идел буе физкультура һәм спорт академиясенә укырга кергәннәр.
Казанның чаңгы-роллер трассасында 2нче мәктәп укучысы, беренче разрядлы Влада Постникова да уңышлы чыгыш ясады. Кызлар төркемендә ул икенче урынны алды.
Беренчелектә республиканың әйдәп баручы командалары, шулай ук Марий Эл һәм Чувашиядән килгән кунаклар катнашты.
Узыш нәтиҗәләре спортчыларыбызның киләсе сезонга яхшы әзерлек белән керүләрен күрсәтә. Күнегүләрне алар тиздән җыеннарда дәвам итәргә тиеш: Игорь Сарман районының Җәлил бистәсенә киткән, Артемга исә Зәйгә барырга кирәк. Ә җыеннардан соң ул Виктор белән бергә Златоустка барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев