Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанга – ярминкәгә

Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанда үтүче традицион ярминкәләрдә катнашалар. Башкала халкына алар бал, балык, сыр, икмәк-булка һәм токмач әйберләре, мал асраучыларга - ашлык һәм печән тәкъдим итәләр. Үз продукцияләрен эре хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр ("Болгар Арыш" җәмгыяте, "Болгар ХПП" җәмгыяте, "Спас икмәк комбинаты" җәмгыяте, Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыгы, "Спас...

Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанда үтүче традицион ярминкәләрдә катнашалар.

Башкала халкына алар бал, балык, сыр, икмәк-булка һәм токмач әйберләре, мал асраучыларга - ашлык һәм печән тәкъдим итәләр. Үз продукцияләрен эре хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр ("Болгар Арыш" җәмгыяте, "Болгар ХПП" җәмгыяте, "Спас икмәк комбинаты" җәмгыяте, Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыгы, "Спас оптторгы" кулланучылар җәмгыяте, эшмәкәр Юрий Марянин) белән бергә авылларда терлек асраучылар бик теләп саталар.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, алар айга ике тапкыр бушлай Совет районында урнашкан «Казан» агропромышленность паркы» җәмгыятенең түбәсе ябулы мәйданчыгында сату итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев