Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Каникуллар файдалы уза

Җәен Альберт Аверьянов ял итәргә генә түгел, эшләргә дә өлгерә.

Сез дөянең берьюлы 150 литр су эчеп бетерә алганы турында беләсезме икән? Дөя әле тагын чүлдә 12 көн буе ашамыйча һәм эчмичә, өркәчендәге 40-50 литрлы май катламы белән дә “тукланып” тора ала. Аның сөте иммунитетны ныгыта. Болгардагы дөя фермасына килсәгез, Альберт Аверьянов сезгә барысы хакында да сөйләп бирер. Шәһәрдәге кадетлар мәктәп-интернатының унынчы классында укый торган егет биредә берничә елдан бирле экскурсовод булып эшли. 

Озакка сузылган уку елыннан соң балаларның ял итәсе килә. Җәйге каникулны эшләп уздыручылар да юк түгел. 

Фермада дүртенче ел эшли 

Дөяләр турында Альберт озаклап сөйли ала. Әлеге хайваннарның тормышын һәм холкын яхшылап өйрәнгән. Кызыксындырган теләсә кайсы сорауга шунда ук җавап та бирә.

- Бик гаҗәеп, акыллы хайваннар алар, – дип сөйли укучы. – Дөяне яратсаң, ул бернинди куркыныч тудырмый. Хәзер дөянең бер һәм ике өркәчле төрен асрыйлар. Планетаның дөя үрчетә торган өлешендә алар кыйммәтле сөт, ит, йон һәм тире чыганагы буларак зур әһәмияткә ия. Зур-зур дөя фермаларын телевизордан күргәнегез бардыр, дип уйлыйм.

Альбертның фермада эшли башлавына инде дүрт ел тула. Бер танышы чакырган булган. Килеп карагач, барысын да ошаткан. Хәзер инде җәйге каникуллар башлану белән эшкә килеп уртана.

–Мәктәптә укыганда, хәтта ял көннәрендә дә экскурсияләр уздырырга туры килә, -- дип сөйли кадет.

Кешеләрне кызыксындыра белергә кирәк 

Болгар тыюлыгында туристик сезон башлангач, дөя фермасын күреп китәргә теләүчеләр саны да арта.

--Беренче эш көнен әле дә хәтерлим, – дип сөйли Альберт. – Каушап калган мәлләр дә булгалады. Бер караганда, син әле кечкенә кебек, ә инде чын зурлар эше кушалар. Башта төркемнәр белән йөрдем, ничек сөйләгәннәрен тыңлап тордым. Аннары инде үзем экскурсияләр уздыра башладым.

Теләсә кайсы сорауга җавап бирү өчен экскурсовод тирән белемгә ия булырга тиеш. Әле тагын кешеләрдә хайваннарга карата кызыксыну уята белергә дә кирәк. Альберт инде беркадәр тәҗрибә тупларга да өлгергән. Аның сөйләгәннәрен балалар да, зурлар да һәрчак игътибар белән тыңлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев