Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Камил Нугаев: үз районым, якташларым белән горурланам

Инде хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында Камил Әсгат улы Нугаев үз вәкаләтләрен калдырды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутатлар корпусына күчте. Бүген ул 25 ел дәвамында үзе җитәкчелек иткән район халкына мөрәҗәгать итә.

– Хөрмәтле спаслылар!

Гомеремнең күп еллары шушы район белән аерылгысыз бәйле. Мин биредә тудым, мәктәптә укыдым һәм күбесенчә биредә эшләдем. Хезмәт юлын агроном булып башладым, аннары совхоз директоры, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булдым, 1995 елның мартында халык депутатларының район Советы рәисе итеп сайландым һәм хакимият башлыгы итеп билгеләндем.

Бу бик катлаулы еллар иде, илдәге социаль һәм икътисадый хәлнең нинди дәрәҗәгә җитүен үзегез дә хәтерлисездер әле. Безнең район да зур авырлыклар кичерде. Эш шуңа барып җитте ки, хәтта хезмәт хакын продукция белән бирә башладылар, элеккеге КОМЗ филиалы территориясендә пенсионерлар өчен социаль кибет ачылды. Хәл киеренке төс алса да, спаслылар, республиканың башка районнарыннан аермалы буларак, беркайчан да протест акцияләрендә катнашмадылар. Бу күп нәрсә турында, беренче чиратта халыкның сабырлыгы, хәлне яхшы аңлавы турында сөйли.

Бу авыр, катлаулы елларны бергә кичердек. Республика җитәкчелеге ярдәме белән, иң мөһиме – халыкның тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, район үсен дәвам итте. Акрынлап яңа йортлар, юллар, фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар төзелә башлады, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды. Спорт объетлары – “Олимп” универсаль спорт залы, “Дулкын” йөзү бассейны, шәһәрдә һәм авылларда ачык спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Без байтак проблемаларны хәл итә алдык. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның, хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановның һәм “Яңарыш” Фонды ярдәме белән Болгардагы тарих-архитектура музей-тыюлыгы танымаслык булып үзгәрде, биредә Икмәк музее, Ак мәчет, Болгар Ислам академиясе, “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелде. 2014 елда Борынгы Болгар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Хәзер безне бөтен дөньяда беләләр.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән уңышларыбыз да куандырырлык. Крестьян хезмәте беркайчан җиңел булмады, шөкер, уртак тырышлык белән әйбәт нәтиҗәләргә ирешәбез. Фермерлар яңа техника, җайланмалар сатып ала, продукция җитештерүне сизелерлек арттырдылар. Безнең районның республиканың башка авыл хуҗалыгы районнары арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы урыннарны биләп торуы да куандыра.

Промышленность һәм бизнес үсеше буенча да сынатмыйбыз, спортта һәм мәдәниятта алдынгы урыннарда барабыз, мәгариф тармагында да алга китеш бар. Тагын да куандырганы шул – бездә төрле милләт вәкилләре ничәмә-ничә еллардан бирле дустанә шартларда, кулга-кул тотынып, бер-берләрен хөрмәт итеп яшиләр.

Без боларның барысына да бергәләшеп ирештек, кадерле якташларым. Мин тагын бер кат барыгызга да – игенчеләргә, терлекчеләргә, эшчеләргә, укытучыларга, табибларга, җитәкчеләргә, ветераннарга – намуслы хезмәтегез, ярдәмегез һәм район белән җитәкчелек итү өчен ышаныч белдергәнегез өчен рәхмәтемне әйтәм. Узган сайлаулар барышында “Бердәм Россия” партиясе өчен тавыш биргәнегез һәм мине Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлавыгыз өчен дә зур рәхмәт. Сезнең ышанычны аклау өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырышачакмын. Егерме биш ел дәвамында сезнең янәшәдә булуыма, бергә эшләвебезгә, кыенлыкларны бергәләшеп җиңә алуыбызга чиксез горурланам. Бу еллар минем тормышымда аерым урын биләп тора. Киләчәктә дә үзебезнең Спас районы, Татарстан Республикасы һәм бөтен илебезнең якты киләчәге өчен башлаган эшне бергә дәвам итә алачагыбызга нык ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камил Нугаев Спас районы мөрәҗәгать