Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадетлар ант бирделәр

Бу уңайдан район Мәдәният йортында тантаналы кичә үтте. Егерме биш кадет Ватанга һәм үз хыялларына тугрылыклы булырга ант бирделәр. Шуннан соң алар гади укучылар гына түгел, чын кадетлар булдылар. Бу аларның һәрберсенә үзләре башкарган эшләре, кылган гамәлләре өчен җаваплылык өсти. Кара төстәге костюм бүгенге көннән аларның тантаналы формасына әйләнә. Район...

Бу уңайдан район Мәдәният йортында тантаналы кичә үтте.
Егерме биш кадет Ватанга һәм үз хыялларына тугрылыклы булырга ант бирделәр. Шуннан соң алар гади укучылар гына түгел, чын кадетлар булдылар. Бу аларның һәрберсенә үзләре башкарган эшләре, кылган гамәлләре өчен җаваплылык өсти. Кара төстәге костюм бүгенге көннән аларның тантаналы формасына әйләнә.
Район башлыгы Камил Нугаев тантанага килүчеләр алдында чыгыш ясап, бу антның нинди зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап үтте. Кадетларны шулай ук мәктәп директоры Евгений Марянин, укытучылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Петровна Бузукина котлады. Ветеран бүгенге укучылар белән үз хатирәләрен уртаклашты. Аңа яшьли кулына корал тотып туган илебезне фашист илбасарларыннан сакларга туры килгән, шуңа күрә кадетлар арасында кызларның да булуы аны аеруча сөендерде.
Укучыларның хәтерендә ант биргән көн озак сакланыр. Алар өчен бу яңа тормышка, яңа уңышларга башлангыч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев