Реклама
Дин әһелләре форумы Казан шәһәрендә 19 майдан 21 майга кадәр узачак.
Изге Болгар җыенында Россия һәм чит илләрдән 1100 дин әһеле катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Изге Болгар җыенын үткәрү 21 майга билгеләнгән. Быел чара Идел болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуына багышланган.
19-21 майда исә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумы узачак. Чарага Татарстанның, Россиянең 76 төбәге һәм җиде чит илдән 1100 дин әһеле чакырылган. 116 кешелек иң зур делегация Татарстан белән күрше Башкортостаннан килер дип көтелә.
Форумда катнашучылар һәм кунаклар 20 майда Казанда төзелә торган Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салуда катнашачаклар.
Ә 21 майда форумда катнашучы 1100 кеше Изге Болгар җыенына киләргә тиеш.
Фото редакция архивыннан алынды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз