Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җитди сөйләшү булды

Красная Слобода мәктәбе базасында районның педагогия активы киңәшмәсе булды, анда ведомствоара структура вәкилләре дә катнашты. Кунаклар балалар һәм яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очракларына профилактика ясау тармагында эшне оештыру буенча фикер алыштылар. Үзенең чыгышында педагог-психолог Елена Балханова, табиб-педиатр Людмила Ермилова, мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита Маркова, балигъ булмаганнар эше һәм аларның...

Красная Слобода мәктәбе базасында районның педагогия активы киңәшмәсе булды, анда ведомствоара структура вәкилләре дә катнашты.
Кунаклар балалар һәм яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очракларына профилактика ясау тармагында эшне оештыру буенча фикер алыштылар. Үзенең чыгышында педагог-психолог Елена Балханова, табиб-педиатр Людмила Ермилова, мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита Маркова, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре Тамара Камаева һәм башкалар бу проблеманың иң мөһим якларын яктырттылар. Мәсәлән, сүз балаларның ял итүен камилләштерү, мәктәп коллективларында уңай микроклимат тудыру һәм башка мәсьәләләр турында барды. Киңәшмә барышында бу юнәлештә башкарылачак эшләр буенча методик тәкъдимнәр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә