Иске Рәҗәптә янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар узды
Чаралар Яңа ел бәйрәменә хәзерлек кысаларында бара.
Иске Рәҗәп янгын сагы хезмәткәрләре авыл белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар уздырдылар. Су белән тәэмин итү чыганаклары, эвакуация урыннары, керү юллары тикшерелде, шулай ук стендларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча мәгълүмат урнаштырылды.
Укучылар белән “Бәйрәм көннәрендә балалар өчен өйдә һәм учреждениедә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” дигән әңгәмә үткәрделәр. Янгын сагы хезмәткәрләре балаларга иминлек кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатып бирделәр.
“Кыш көне балалар саф һавада күбрәк була. Боз ныгып өлгермәгән сулыкларга да чыгалар. Шуңа күрә балаларга сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйәләрен дә аңлатып бирдек” – ди Иске Рәҗә янгын посты җитәкчесе Ришат Гыйниятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев