Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иртәгә Болгарда Түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә

Консультацияләр телефон аша биреләчәк.

Росссия юристлар Ассоциясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы буенча “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән 26 ноябрь Бердәм юридик ярдәм көне буларак игълан ителгән.

Спас районы халкы да түләүсез юридик ярдәмнән файдалана ала. Үзегезне борчыган сорауларны белгечкә биреп, төгәл җаваплар алу мөмкинлеге бар. Эпидемиологик вәзгыятьнең кискен булуы мәбәпле, юридик ярдәм телефон аша күрсәтеләчәк.

Халык сорауларына иртәнге 8дән 9.30 сәгатькә кадәр – Пенсия фонды белгече Илсөя Әхмәтвәлиева, 11дән 12.30га кадәр – Спас нотариаль округы нотариусы Марина Фукс, 12.30дан 14.00 сәгатькә кадәр – БТИ белгече Румия Мурзина, 14.00тән 15.30 сәгатькә кадәр адвокат Рәшит Нурсафин җавап бирәчәк.

Барлык сорауларны 8(84347) 3-09-53 телефоны аша бирергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев