Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге башланды

Традиция буенча, 1 декабрьдән 10ына кадәр инвалидар ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Билгеле булганча, безнең арада сәламәтлеге чикләнгән кешеләр аз түгел. Бигрәк тә балалар турында кайгырту беренче урында торырга тиеш. Быел алар өчен атна буе район дәрәҗәсендә бәйрәмнәр үткәреләчәк, музей-тыюлыкка экскурсия оештырылачак, кинотеатрда фильмнар куелачак. Чараларны...

Традиция буенча, 1 декабрьдән 10ына кадәр инвалидар ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Билгеле булганча, безнең арада сәламәтлеге чикләнгән кешеләр аз түгел. Бигрәк тә балалар турында кайгырту беренче урында торырга тиеш. Быел алар өчен атна буе район дәрәҗәсендә бәйрәмнәр үткәреләчәк, музей-тыюлыкка экскурсия оештырылачак, кинотеатрда фильмнар куелачак. Чараларны үткәрүдә социаль яклау бүлеге, Балалар иҗат йорты, башка оешма хезмәткәрләре катнаша.
10 декабрьгә билгеләнгән район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясендә беренче чиратта хәл ителергә тиешле проблемалар буенча фикер алышу күздә тотыла.
- Үз проблемаларыбыз белән безгә төрле инстанцияләргә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Егорова. - Үтенечебезне кире какмыйлар. Инвалидлар турында беркайчан онытырга ярамый, чөнки аларның да тулы тормыш белән яшәргә хокуклары бар. Мәсәлән, күптән түгел генә район башлыгы белән очрашу булды, анда да безнең проблемаларга игътибарлы булырга, ярдәм итәргә кирәклеге турында тагын бер кат билгеләп үтелде.
Фото: http://vestiprim.ru/2013/12/02/page/3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев