Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илле елдан соң очрашу

Куйбышевтагы урта мәктәпне (хәзерге 1нче урта мәктәп) 1964 елда тәмамлаучыларның очрашуы булды. Дөрес, сабакташлар моңа кадәр дә очрашкан, әмма ярты гасырлык юбилей - үзе бер зур тантанага тиңләрлек. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында, очрашуга барысы да килә алмаган. Шулай да дүрт классның очрашуында 31 кеше катнашты. Сабакташлар бер-берләрен күрү өчен төрле...

Куйбышевтагы урта мәктәпне (хәзерге 1нче урта мәктәп) 1964 елда тәмамлаучыларның очрашуы булды.
Дөрес, сабакташлар моңа кадәр дә очрашкан, әмма ярты гасырлык юбилей - үзе бер зур тантанага тиңләрлек. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында, очрашуга барысы да килә алмаган. Шулай да дүрт классның очрашуында 31 кеше катнашты. Сабакташлар бер-берләрен күрү өчен төрле төбәкләрдән, шул исәптән Самара, Мәскәү, Чиләбе, Яр Чаллы шәһәрләреннән кайткан. Чараны оештыручылар арасыннан Любовь Семенова, Галина Елифанова һәм Любовь Ходованы билгеләп үтәргә кирәк.
Чәчләренә чал йөгергән сабакташлар бу кичәдә мәктәп елларын, аеруча очрашуга килгән яраткан укытучылары Анфиса Павловна Кострулевага, Нина Георгиевна Андреевага, Александра Николаевна Никифоровага, Анна Павловна Горбуновага рәхмәт сүзләрен күп әйттеләр. Вафат булган классташлары һәм педагогларны җылы хисләр белән искә алдылар.
Очрашуда катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев та җылы котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев