Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иконаны халык саклап калган

Өчкүл авылына төрле төбәкләрдән православие динен тотучылар җыелды.

Өчкүл авылында Изге Ана Тихвин иконасы хөрмәтенә традицион хач йөртү (крестный ход) тантанасы булды. Тантаналы гыйбадәттән соң чиркәү рухание Ростислав Икрамов җитәкчелегендә йөзләп кеше иконалар һәм байраклар күтәреп авыл урамнары буйлап үттеләр.

Чиркәүнең элеккеге рухание Георгий Кондратьев сүзләре буенча, 2004 елның 9 июлендә Өчкүл чиркәвенә беренче тапкыр Ульяновск һәм Ульяновск өлкәсеннән хаҗилар килә. Шул чаклардан бирле хачны башта чиркәү тирәли, ә 2014 елдан бирле – авыл тирәли дә йөртә башлыйлар. Крестный ходта катнашучылар саны елдан-ел арта. Халык махсус бу тантанада катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән җыела.
Изге Ана Тихвин иконасы балалары булмаучыларга ата-ана булырга ярдәм итә, дип санала. Шуңа күрә аны халык телендә «Чадоподательница» («Бала бирүче») дип тә йөртәләр. Ә монда гыйбадәт кылганнан соң дөньяга аваз салган нәниләрне ягымлы итеп «тихвинята» дип йөртәләр.

Изге Ана иконасының 
кыскача тарихы
Өчкүл авылындагы Тихвин Изге Ана иконасы – Тихвин шәһәренең Изге Успение чиркәвендә саклана торган «Тихвин» иконасы күчермәләренең берсе. Икона XVIII гасырның беренче яртысында махсус шушы чиркәү өчен ясала һәм чиркәү таланганчы шунда саклана. 
Чиркәү таланганнан соң, иконаны озак еллар буе җирле прихожаннар өйләрендә яшереп саклыйлар. 1988 елда исә аны Болгарда яңа гына ачылган Изге Авраамий чиркәвенә тапшыралар. Ун елдан соң Өчкүл чиркәве дә яңартыла башлый. Һәм икона яңадан үз урынына кайта. Чиркәүгә куйганнан соң, прихожаннар чын мәгънәсендә аның көчен тоя башлыйлар.

Йолдызларга да ярдәм итә
Күпләргә таныш Виктория белән Антон Макарскийлар да шушы чиркәүдә булып китәләр. Макарскийларның 13 ел буе балалары булмаган. Гаилә төрле клиникаларга мөрәҗәгать итеп карый, аннары Спас районына килә. Башта Изге Авраамий храмында, аннары Өчкүл чиркәвендә булалар. Монда алар Тихвин Изге Ана иконасы янында гыйбадәт кылалар. Аз гына вакыт узгач, кызлары Маша дөньяга килә, өч елдан соң уллары Ваня дөньяга аваз сала. 2017 елда алар тагын Өчкүлгә килеп, чын күңелдән рәхмәт әйтәләр.
Мондый фактлар тагын да бар. Бу хакта чиркәүгә хатлар еш килә.

Реклама

Ышансагыз – ышанасыз, ышанмасагыз – юк

Читтән килгән хаҗилар исә болай дип сөйли (исемнәре аларның үтенече буенча үзгәртелде).
– Сеңлем ире белән биш ел бергә тордылар.  Муллыкта яшәделәр, ә менә балалары булмады. Төрле клиникаларда да дәваландылар, нәтиҗәсе генә булмады. Табиблар, балаларыгыз булмаячак, диделәр. Өчкүлгә килеп, икона янында бала сорадылар, өйдә дә гыйбадәтне калдырмадылар. Крестный ходта катнашканнан соң, бер ай узгач, балалары туачагы ачыкланды. УЗИ ике бала күрсәтә! (  Мария, Самара шәһәре).

–  Өч ел буе балага уза алмадым. Кая гына мөрәҗәгать итеп карамады, файдасы булмады. Инде ЭКО ясатырга җыена идек. Тик башта шушы икона алдында гыйбадәт клырга булдык. Берничә айдан соң балабыз булачагы билгеле булды. Кызыбыз бәйрәм алдыннан – 8 июльдә туды.  
(Светлана, Ульяновск шәһәре).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X