Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Икенче урында баралар

Аксубайда ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенә зона турнирының беренче этабы үтте. Турнир барышында безнең команда ике уенда катнашты: беренчесендә хуҗаларга оттырып, икенче уенда Базарлы Матак футболчыларын 4:0 исәбе белән җиңде. Ике тупны Адель Минсафин кертте, Герман Гребнев белән Дмитрий Кузнецов берәр туп керттеләр. Әлегә безнең команда зона ярышларының...

Аксубайда ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенә зона турнирының беренче этабы үтте.
Турнир барышында безнең команда ике уенда катнашты: беренчесендә хуҗаларга оттырып, икенче уенда Базарлы Матак футболчыларын 4:0 исәбе белән җиңде. Ике тупны Адель Минсафин кертте, Герман Гребнев белән Дмитрий Кузнецов берәр туп керттеләр. Әлегә безнең команда зона ярышларының турнир таблицасында икенче урында тора, бу ярышларда тагын Яңа Чишмә һәм Чирмешән командалары чыгыш ясый.
Республика финалына чыгарга тиеш ике команданы киләсе якшәмбе көнне безнең "Олимп"та үтәчәк ярышның икенче этабы билгеләячәк. Уеннар сәгать 11дә башлана. Безнең егетләр республиканың иң көчле авыл командаларыннан берсе булган Чирмешән һәм Базарлы Матак командалары белән очрашалар. Матчлар кызыклы үтәргә тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X