Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игътибар: конкурслар

Җирлекара үзәк китапханә 1 февральдән балалар һәм яшьләр арасында иҗади конкурслар игълан итте.

Аларның берсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм "Без онытмыйбыз...Без беләбез... Без горурланабыз..." дигән исем астында үтә. Кон-курсны оештыручылар үсеп килүче буында Ватаныбыз тарихы белән кызыксыну уяту, ата-бабаларыбыз батырлыгы белән горурлану хисе тәрбияләү, шулай ук әдәби һәм нәфис сәнгатькә омтылышны арттыруны максат итеп куялар.
 
Эшләр 1 февральдән 1 майга кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә. Электрон текстларны bolgarbiblio@mail.ru адресына җибәрергә мөмкин.
 
Конкурс "Презентация" (мультимедиа проектлары, 12-18 яшьлекләр арасында), "Сынлы сәнгать" (рәсемнәр, иллюстрацияләр, 7-10 һәм 11-14 яшьлекләр), "Әдәби иҗат" (шигырьләр, хикәяләр, хәрби темага әсәрләр турында фикерләр, 10-13 һәм 14-18 яшь) номинацияләре буенча үткәрелә.
 
Икенче конкурс Сергей Есенин иҗатына багышланган һәм быел шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Конкурс шагыйрьнең әдәби мирасына кызыксыну уяту, аның иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырыла.
 
Эшләр 1 февральдән 1 декабрьгә кадәр шул ук электрон адрес буенча кабул ителә. Конкурста 12 яшьтән 18 яшькәчә укучылар катнаша ала. "Эссе (инша) яки шигырь", "Иллюстрация" (Есенинның теләсә кайсы әсәре буенча рәсем, бер кешедән ике рәсемнән артык кабул ителми), "Электрон презентация" номинацияләрен сайлап алырга мөмкин.
 
Нәтиҗәләр чыгарганда эшләрнең сайланган темага туры килүе, идея һәм текстның үзенчәлеге (башка чыганаклардан алынган текстлар цитата рәвешендә булырга тиеш), телнең осталыгы, шулай ук теманы ачып бирү һәм башка сыйфатлар күздә тотылачак.
 
Традиция буенча, конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.
 
Конкурс шартлары турында тулы мәгълүматны китапханәдә алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев