Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңүче дипломы алып кайтты

Кадет мәктәп-интернат командир-тәрбиячесе Олег Кузнецов җәмәгать тәрбиячеләренең республика конкурсында беренче урынга чыгып, җиңүче дипломы һәм телевизор белән бүләкләнде. Ул жюри игътибарына тәкъдим иткән программаның төп максаты - яшүсмерләр арасында хокук бозуларга профилактика. Бу эш зур үҗәтлек, тәрбиягә авыр бирелә торган балаларга зур игътибар юнәлдерүне таләп итә. Конкурсант үзенең бу юнәлештә...

Кадет мәктәп-интернат командир-тәрбиячесе Олег Кузнецов җәмәгать тәрбиячеләренең республика конкурсында беренче урынга чыгып, җиңүче дипломы һәм телевизор белән бүләкләнде.
Ул жюри игътибарына тәкъдим иткән программаның төп максаты - яшүсмерләр арасында хокук бозуларга профилактика. Бу эш зур үҗәтлек, тәрбиягә авыр бирелә торган балаларга зур игътибар юнәлдерүне таләп итә. Конкурсант үзенең бу юнәлештә башкарган эшләре турында сөйләп, эш тәҗрибәсеннән презентация ясаган. Конкурстагы биремнәрнең берсендә тәрбиячегә балаларга уңай йогынты ясый ала торган берәр төрле шөгыле турында сөйләргә кирәк булды. Олег Владимирович исә буш вакытында балыкка йөрергә ярата, үзенең шәкертен дә бу мавыгуга актив җәлеп итә.
Конкурс балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия инициативасы буенча үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев