Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшыларны ачыкладылар

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча оештырылган район смотр-конкурсында беренче урынга Никольскидан Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы лаек булды.

Смотр нәтиҗәләре буенча икенче урынга Балымердан Юрий Семушкин хуҗалыгы чыкты, өченче урында – Ржавецтан Сергей Юрков.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Алексей Архиреев, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Анатолий Советников, Евгений Кочетков һәм Гостехнадзор инспекциясе җитәкчесе Илнур Батыршин составындагы махсус комиссия районның күпчелек хуҗалыкларында булып, быел кыр эшләрендә катнашкан барлык техниканы да җентекләп тикшерде.
Комиссия әгъзалары билгеләп үтүенчә, соңгы елларда техниканың кадере арта бара. Бу аңлашыла да. Чөнки техника ышанычлы, сыйфатлы итеп әзерләнгән очракта гына басуларда мул уңыш үстереп алуга өметләнергә була. Шуңа күрә, конкурс барышында белгечләр техниканы тулысынча карап чыкты, хәтта вак-төяк саналган кечкенә детальләргә да игътибар иттеләр. Җитешсезлекләр ачыкланса, аларны бетерү өчен тиешле киңәш-тәкъдимнәр бирделәр. Комиссия, урыннарны билгеләгәндә беренче чиратта авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма агрегатлар һәм туфрак эшкәртү техникасының бүгенге көндә нинди хәлдә булуын күздә тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев