Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы проектлар билгеләнде

Татарстан Респбуликасында "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, Болгар музей-тыюлыгы ике номинациядә җиңүче исемен алды. "Туган як" номинациясендә БГИАМЗ хезмәткәрләренең территорияне яхшырту буенча үз фикерләрен яктырткан проекты җиңеп чыкты. Ә "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә туристларга экскурсия хезмәтен күрсәтү өчен "Радиогид" җиһазлары комплектының...

Татарстан Респбуликасында "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, Болгар музей-тыюлыгы ике номинациядә җиңүче исемен алды.
"Туган як" номинациясендә БГИАМЗ хезмәткәрләренең территорияне яхшырту буенча үз фикерләрен яктырткан проекты җиңеп чыкты. Ә "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә туристларга экскурсия хезмәтен күрсәтү өчен "Радиогид" җиһазлары комплектының өстенлекләрен күрсәткән эш иң яхшысы дип табылды.
Конкурсның читтән торып үткәрелә торган турына җибәрелгән эшләр оештыручылар тарафыннан югары бәя алды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең "Пирамида" үзәгендә үтте. Дипломнар музей-тыюлык бүләкләре арасында лаеклы урын алачак, ә зур суммада акчалата грантлар тиешле җиһазлар һәм төзекләндерү өчен кирәкле материаллар сатып алуга сарыф ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев