Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Иң изге теләкләр белән

    Бу көннәрдә Тракторный поселогында яшәүче Надежда Тюнева үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәнен бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге секретаре Наталья Пудофеева җылы котладылар. Надежда Павловнага озак еллык фидакарь хезмәте, алар буыны җилкәсенә төшкән авыр сынауларны намуслы...

    Бу көннәрдә Тракторный поселогында яшәүче Надежда Тюнева үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
    Тыл хезмәтчәнен бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге секретаре Наталья Пудофеева җылы котладылар. Надежда Павловнага озак еллык фидакарь хезмәте, алар буыны җилкәсенә төшкән авыр сынауларны намуслы кичүе өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр һәм иң изге теләкләрне җиткерделәр. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: