Хезмәтен хөрмәтләп
Татарстан Республикасы "РОСТО" ("ДОСААФ") иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Президент советы карары нигезендә, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов "Патриотлык өчен" билгесе белән бүләкләнде. Мондый бүләккә укытучы хәрби-патриотик хәрәкәткә керткән зур өлеше өчен лаек булды. Ул "Болгар" эзтабарлар отряды белән җитәкчелек итә һәм алар берничә ел буе Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган Бөтенроссия...
Татарстан Республикасы "РОСТО" ("ДОСААФ") иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Президент советы карары нигезендә, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов "Патриотлык өчен" билгесе белән бүләкләнде.
Мондый бүләккә укытучы хәрби-патриотик хәрәкәткә керткән зур өлеше өчен лаек булды. Ул "Болгар" эзтабарлар отряды белән җитәкчелек итә һәм алар берничә ел буе Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган Бөтенроссия "Хәтер вахтасы"нда катнашалар.
Бүләкне ТР премьер-министрының беренче урынбасары, РОСТО ("ДОСААФ") республика советы рәисе Равил Моратов Казанның "Чайка" лагерында үткәрелгән эзтабар отрядлары фестивалендә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев