Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәерле юл теләделәр

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга куелган мемориал янында быел беренче тапкыр Бөтенроссия "Хәтер вахтасы" акциясендә катнашу өчен бишенче тапкыр юлга кузгалучы "Болгар" эзләнү отрядын озату тантанасы булды. Сугыш соңгы солдатны табып күмгәнчегә кадәр дәвам итә, дигән фикер Чечнядагы сугышчан бәрелешләрдә катнашкан, "Батырлык" ордены кавалеры Сергий атакай (Карпухин), район башлыгы...

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга куелган мемориал янында быел беренче тапкыр Бөтенроссия "Хәтер вахтасы" акциясендә катнашу өчен бишенче тапкыр юлга кузгалучы "Болгар" эзләнү отрядын озату тантанасы булды.
Сугыш соңгы солдатны табып күмгәнчегә кадәр дәвам итә, дигән фикер Чечнядагы сугышчан бәрелешләрдә катнашкан, "Батырлык" ордены кавалеры Сергий атакай (Карпухин), район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов, отряд җитәкчесе Борис Андриянов һәм башкаларның чыгышында ассызыклап әйтелде.
Узган биш ел эчендә отряд активистлары һәлак булган солдатларның җәсәден эзләп табу буенча зур эш башкардылар. Әлеге акциядә катнашып, алар хәрби комиссариат һәм җирле халык булышлыгы белән Смоленск өлкәсенең Сычевка районы тирәсендә сугыш елларында һәлак булган 230дан артык якташыбыз истәлегенә һәйкәл куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев