Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гөлсирин – иң яхшы тәрбияче

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү буенча шәһәрнең "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсирин Хәйдәрова иң яхшы тәрбияче дип табылды. Республика күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы ике телле балалар бакчасы" һәм "Елның иң яхшы балалар бакчасы" конкурсларында катнашып, ул әнә шундый югары бәя алды. Йомгаклау тантанасы 18 июньдә Казанда ТР премьер-министры урынбасары...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү буенча шәһәрнең "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсирин Хәйдәрова иң яхшы тәрбияче дип табылды.
Республика күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы ике телле балалар бакчасы" һәм "Елның иң яхшы балалар бакчасы" конкурсларында катнашып, ул әнә шундый югары бәя алды. Йомгаклау тантанасы 18 июньдә Казанда ТР премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үтте.
Гөлсирин Барый кызына диплом һәм 15 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев