Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшле булдылар

Мәшгульлек үзәге 41 укучыны вакытлыча эшкә җибәрде. Ә халыкны эш белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру кысаларында, җәйге каникул чорында барлыгы 150 балигъ булмаган укучыны эшкә урнаштырырга кирәк булачак. Шуңа күрә Мәшгульлек үзәге җәмәгать эшләрен оештыру максатында, авыл җирлекләренең күбесе белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында Урта Йорткүл, Ямбакты, Антоновка, Аграмак...

Мәшгульлек үзәге 41 укучыны вакытлыча эшкә җибәрде. Ә халыкны эш белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру кысаларында, җәйге каникул чорында барлыгы 150 балигъ булмаган укучыны эшкә урнаштырырга кирәк булачак.
Шуңа күрә Мәшгульлек үзәге җәмәгать эшләрен оештыру максатында, авыл җирлекләренең күбесе белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында Урта Йорткүл, Ямбакты, Антоновка, Аграмак һәм башка авыл җирлекләре бар. Эшсез гражданнар торак пунктларны төзекләндерә, зиратларны һәм башка объектларны тәртипкә китерә.
Моннан тыш, эшсез кешеләрне хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә өйрәтү һәм әзерләү өчен контрактлар төзү буенча конкурс процедуралары тәмамланып килә. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, тракторчы, "В" һәм "Д" категорияле шофер һөнәрен алырга теләүчеләр Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев