Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эш визиты белән

Узган атна азагында Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгына чираттагы эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. Әлеге сәфәрнең максаты - "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре" проекты кысаларында башланган төзелеш, археология, торгызу һәм реставрация эшләренең барышы белән танышу. Минтимер Шәймиев күптән түгел табылган мунча урынын,...

Узган атна азагында Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгына чираттагы эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
Әлеге сәфәрнең максаты - "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре" проекты кысаларында башланган төзелеш, археология, торгызу һәм реставрация эшләренең барышы белән танышу. Минтимер Шәймиев күптән түгел табылган мунча урынын, борынгы Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән елга вокзалы бинасын, Болгарда Ислам дине кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесен һәм Хан сараен игътибар белән карады. Кайбер мөһим мәсьәләләр тикшерелде һәм аларга ачыклык кертелде. Аерым алганда, һәйкәлләрне консервацияләгәндә, вокзалның беренче катында күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Кол Гали скульптурасын урнаштырганда тиешле таләпләрнең төгәл үтәлергә кирәклегенә басым ясалды.
Һөнәрчеләр остаханәсе һәм Лекарь йорты биналарын да игътибар белән карадылар.
Дәүләт киңәшчесен ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, район башлыгы Камил Нугаев озатып йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит