Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • COVID-19га тестны ничек дөрес тапшырырга

    Роспотребнадзор Covid-19га ПЦР-тестны тапшыруга ничек дөрес әзерләнергә кирәклеге турында аңлата.

    Мазок тапшырырга өч сәгать вакыт калгач, ашарга, су эчәргә, теш чистартырга, авыз яки тамак чайкарга, сагыз чәйнәргә, тәмәке тартырга ярамый.

    Тест тапшырганчыга кадәр 3-4 сәгать алдан ашарга кирәк, чөнки SARS-Covid-2 коронавирусы эпителиаль тукымалар эчендә яши. Ризыкны йоткан вакытта эпителиаль тукымалар лайлалы тышча өстендәге ризык калдыклары белән механик рәвештә ябыша, дип хәбәр итәләр ведомствода.

    Теш чистартканда, борын һәм тамакны дәвалый торган дарулар кулланганда, тест нәтиҗәсе дөрес булмаска да мөмкин. Тест тапшырырга ике көн кала спиртлы эчемлек кулланырга ярамый.

    Ирен буйый торган косметика кулланырга да рөхсәт ителми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: