Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Чәк-чәк шоу” Болгарга килде

Чәршәмбе көнне Болгар музей-тыюлыгында Татарстанда иң популяр саналган "Болгар радиосы" оешуга унөч ел һәм республика дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителүгә егерме биш ел тулу хөрмәтенә оештырылган велосәяхәттә катнашучыларны каршыладылар. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ Алдан ук планлаштырылганча, велосипедчыларны, төгәлрәк әйткәндә, иртәнге "Чәк-чәк шоу" программасын алып баручылар Рөстәм Гайзуллин, Айгөл Хәйруллина, Марсель Әхмәдуллинны...

Чәршәмбе көнне Болгар музей-тыюлыгында Татарстанда иң популяр саналган "Болгар радиосы" оешуга унөч ел һәм республика дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителүгә егерме биш ел тулу хөрмәтенә оештырылган велосәяхәттә катнашучыларны каршыладылар.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Алдан ук планлаштырылганча, велосипедчыларны, төгәлрәк әйткәндә, иртәнге "Чәк-чәк шоу" программасын алып баручылар Рөстәм Гайзуллин, Айгөл Хәйруллина, Марсель Әхмәдуллинны һәм "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе"нең башка хезмәткәрләрен, бу акциягә бик теләп кушылучыларны Ак мәчет каршындагы мәйданда күп санлы радиотыңлаучылар, телерадиокомпаниянең генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, район башлыгы Камил Нугаев зурлап каршыладылар. Велосәяхәттә катнашучылар үзләренең яраткан радио тапшыруларын алып баручыларны якыннан күрү, алар белән туйганчы аралашу өчен республиканың төрле районнарыннан килүчеләрнең барысына да рәхмәт әйттеләр.
Казан белән Болгар арасы 200 чакырымны тәшкил итә. Бу араны "чәк-чәкләр" велосипедларга утырып ун сәгать эчендә узган. Арганлыклары күренеп торса да, күңелләре шат, кәефләре күтәренке иде. Илшат Әминов әйтүенә караганда, мондый велосәяхәтләр ел саен уздырылачак. Ни өчен Болгарны сайлауларын болай аңлаталар: һәр мөселман өчен бу изге җир санала, моның шулай булуы радиостанция исемендә дә чагылыш тапкан.
Кичкә таба "Болгар радиосы" фестиваль-вакыйгалар комплексында татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт оештырды. Тамашачылар алдында Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин, республикабызның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, "Болгар кызлары" триосы, Гөлнара Габидуллина, Азат һәм Ләйсән Фазлыевлар, Мәксут Юлдашев һәм башкалар чыгыш ясады. Атап әйткәндә, "Болгар радиосы"ның бу проекты бик уңышлы килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев