Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чамасын белергә кирәк

Шартлату куркынычы барлыгы турында полициягә хәбәр итүченең гамәле РФ Җинаятьләр кодексының 207 маддәсенә туры килә һәм терроризм акты турында ялган хәбәр буларак квалификацияләнә. Эчке эшләр бүлегенә бер ир кеше шалтырата, ул үзе белән таныштыра, адресын әйтә һәм Лихачев урамындагы шәхси йортны шартлатырга әзерләнүләре турында хәбәр итә. Ул шулай ук хужа...

Шартлату куркынычы барлыгы турында полициягә хәбәр итүченең гамәле РФ Җинаятьләр кодексының 207 маддәсенә туры килә һәм терроризм акты турында ялган хәбәр буларак квалификацияләнә.
Эчке эшләр бүлегенә бер ир кеше шалтырата, ул үзе белән таныштыра, адресын әйтә һәм Лихачев урамындагы шәхси йортны шартлатырга әзерләнүләре турында хәбәр итә. Ул шулай ук хужа хатынның террорчылар кулында булын әйтә.
Оператив группа шалтыратучы әйткән адрес буенча китә. Барып җиткәч, бу ирнең нык исерек булуын күрәләр, үзенең нәрсә эшләвен дә белми. Террорлык акты турындагы хәбәр ялган булып чыга.
Ул ни өчен полициягә ялган хәбәр белән шалтыраткан? Моны хәзер тикшерүчеләр ачыклый. Аңа карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев