Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәмебез мөбәрәк булсын!

Район башлыгы Камил Нугаев Ураза бәйрәме алдыннан барлык район халкын мөселманнар өчен иң зур бәйрәм - Гает бәйрәме белән котлады. Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар һәм район халкы! Сезне ихлас күңелдән 12 айның солтаны - изге Рамазан ае - Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларына биргән мәрхәмәт вә шәфкатьле рәхмәт ае тәмамлану белән тәбрик итәм....

Район башлыгы Камил Нугаев Ураза бәйрәме алдыннан барлык район халкын мөселманнар өчен иң зур бәйрәм - Гает бәйрәме белән котлады.
Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар һәм район халкы!
Сезне ихлас күңелдән 12 айның солтаны - изге Рамазан ае - Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларына биргән мәрхәмәт вә шәфкатьле рәхмәт ае тәмамлану белән тәбрик итәм. Аллаһыбыз һәр ураза тотучының уразаларын, авыз ачтыручыларның сәдакаларын һәм һәммә кешенең дә кылган изгелекләрен кабул итеп, Үзенең рәхмәтенә якын кылса иде. Киләчәк елларыбызда да сау-сәламәт, бердәм булып башка дин әһелләре белән сабырлыкта, ихтирамда үткәрергә насыйп булсын иде.
Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын, диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined