Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Булгарочка” Анапада ял итте

Республика конкурсларында җиңүгә ирешкән балалар сәнгать мәктәбе каршындагы "Булгарочка" бию коллективы "Зори Анапы" балалар сәламәтләндерү лагерына путевка белән бүләкләнде.

16 кешелек төркем Кара диңгез буенда иркенләп ял итте. Балаларның ялы өчен әти-әниләргә путевканың 15 процентын гына түләргә туры килде, чыгымнарның калганын ТР Мәдәният министрлыгы үз өстенә алды. Балалар ике атна дәвамында су коенды, комда кызынды, экскурсияләргә йөрде. Алар, мәсәлән, төркем җитәкчесе, әлеге мәктәп укытучысы Владлена Бурова белән бергә Азовта, Таман ярымутравында, Геленджикта, ачык һавадагы аквапаркта булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Булгарочка” “Зори Анапы” балалар сәламәтләндерү лагерына