Бозда бәке уйдылар (ФОТО)
Яңалыклар

Бозда бәке уйдылар (ФОТО)

Узган чәршәмбедә Рабига күлендә “Балыкларга ярдәм итик!” акциясен үткәрделәр.

Яз якынлашып килгән  көннәрдә, сулыкларда кислород кытлыгы кичерүче балыкларга ярдәм итү максаты белән мондый чараны безнең районда ел саен уздыралар.
Быел, мәсәлән, бу акциядә сәламәтлекләре чикләнгән мәктәп-интернатта укучылар, “Спас” дәүләт табигать комплекслы заказнигы, шулай ук биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты белгечләре, ихтиолог, кече суднолар инспекциясе хезмәткәрләре, башкарма комитет вәкилләре катнашты.
Алар бергәләшеп Рабига күле бозында бәкеләр уйдылар һәм салкыннарда катмасын өчен камыш салдылар. Бу суны кислород белән баетырга һәм балыкларны саклап калырга ярдәм итәргә тиеш.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев