Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Борынгы Болгарга ат-автомобиль узышында катнашучылар килде (ФОТО)

Быел аның маршруты ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

Инде берничә ел буе «Идел-Урал» инвалид спортчылар Хәйрия фонды республика районнары буенча ат-автомобиль узышлары оештыра. Быел узышта катнашучылар үз юлларын Тукай районыннан башлады. Аннан Лениногорски белән Чирмешән авылына керделәр. Соңгы пункт – Болгар шәһәре булды. Узыш Идел буе Болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланганды. Маршрут очраклы гына сайланмаган. Бу – гарәп мәгърифәтчесе, сәяхәтче һәм язучы Ибн Фадланның тарихи юлы. Шулай итеп, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә бәйле тарихи вакыйгалар яңартылды.

«Идел-Урал» хәйрия фондын гамәлгә куючы Рәкыйт Әбделманов Болгар белән очрашуга һәрвакыт шат булуын аерым ассызыклады.

Узышта катнашучылар оештырган концерт программасы археология мәктәбе территориясендә узды. Тамашачылар өчен татар телендә музыкаль һәм җыр композицияләре яңгырады. Шулай ук татар токымлы атлар да күрсәтелде.

Татар токымлы атларны торгызу белән республикада иң зур ат заводчыларының берсе – фермер Фәрит Нәбиуллин шөгыльләнә. Аның фермасы Татарстан Республикасы Лениногорск районының Югары Каран поселогында урнашкан.

«Бабамнар һәрвакыт ат асраганнар. Әмма сугыштан соң аларның саны кимегән. Шуңа күрә хәзер без татар токымын үрчетү һәм яңарту белән шөгыльләнәбез. Бу бит безнең тарих, мәдәният, традицияләр", - ди Фәрит Нәбиуллин.

Хәзер «Алмакай» ат сараенда 500дән артык ат бар. Алар ат чабышларында катнашалар, призлы урыннар алалар.

«Татар токымлы атлар феноменаль чыдамлылыгы һәм физик көч белән аерылып тора. Алар 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм бер көн эчендә 100-120 км араны узарга сәләтле. Бик талымсыз атлар, үзләре тапкан үлән белән тукланып, шактый араны үтәргә сәләтле», - дип өсти Фәрит Нәбиуллин.

Теләге булган һәр кешегә атларны сыйпарга, алар белән фотога төшәргә мөмкинлек бирелде.  Атлар үзләрен бик дустанә һәм тыныч тоттылар.

Шулай ук археология мәктәбе территориясендә сәүдә оештырылган иде. Анда кунаклар табигый ризыклар, тәм-томнар, китаплар һәм бүләкләр сатып ала алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Изге Болгар җыены-2022