Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Борынгы Болгарда – танылган рәссамнар

"Голоса Земли" АРТ-экспозициясе кысаларында Болгар музей-тыюлыгына Татарстан рәссамнары килде.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Рәссамнар берлеге булышлыгы белән "Казан-Болгар" маршруты буенча оештырылган.

Кунаклар музей-тыюлык фондлары, археологик тикшеренү объектлары, музей экспонатлары һәм шәһәрчектәге борынгы һәйкәлләр белән таныштылар. Кунакларда урта гасырларның архитектура һәйкәлләре - Кара пулат, Ак мунча, Кече Манара, Хан төрбәләре, Җәмигъ мәчет аеруча зур тәэсир калдырды. Ерак гасырлар вакыйгаларының чын шаһите булган бу һәйкәлләр, төрле чорларда реконструкцияләнүгә карамастан, үзләренең тарихи кыйммәтләрен югалтмаганнар.

1841 елда җимерелгән Олы манара да үзенең биеклеге, мәһабәтлеге белән соклану уята. Бары тик кул көче белән төзелгән биек манарага ташларны өскә ничек алып менеп җиткергәннәрдер, билгесез.

Шулай ук төзелеш өчен ташның кайдан алынуы да төгәл билгеле түгел. Болар барысы да рәссамнарда зур кызыксыну уятты һәм алар шуңа кагылган күптөрле сораулар бирделәр. Моннан тыш, экспедициядә катнашучылар җирле халык белән дә очрашып сөйләштеләр.

Болгарга килгән рәссамнарның биредә алган тәэсирләре вакытлыча оештырылган күргәзмәдә чагылыш тапкан. Бу эшләрне алар музей-тыюлыкка калдырып киттеләр.

фото http://www.bolgar.info/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев